Родина (мәдәният сарае)
Тарих
Клубны завод төзи башлаган. Серго Бөек Ватан сугышында завод чараларын үткәрү өчен, шулай ук авыр вакытта халыкның рухын күтәрү өчен катнаша. Мәдәният сараеның рәсми ачылышы 1944 елның 10 декабрендә була. Мәдәният Сараеның беренче директоры итеп Геннадий Викторович Волков билгеләнә.
Мәдәният сараеның иҗат эшчәнлегенең чын чәчәк атуы Бөек Ватан сугышыннан соң башланып китә. Тыныч вакыт җитә, кешеләр тормышы җайга салына башлый. Мәдәният сараенда түгәрәкләр һәм сәнгать коллективлары барлыкка килә башлый.
Сарайда даими рәвештә концертлар һәм башка массакүләм чаралар үткәрелә башлый. Г. Камал исемендәге Татар академия театры, М. Җәлил исемендәге Опера театры, Качалов .Зур драма театры кебек театрларның спектакльләре куела.
Үз вакытында театр сәхнәсендә Советлар Союзы халык артистлары — Игорь Ильинский, Любовь Орлова, Людмила Зыкина, Лев Лещенко, Михаил Пуговкин, Леонид Андреев, Марк Бернес, Мәхмүд Эсамбаев, Лидия Русланова, Нонна Мордюкова, Майя Кристалинская, шагыйрьләр Константин Симонов, Роберт Рождественский, Владимир Высоцкий һәм башкалар чыгыш ясаган.[1][2]
Хәзерге вакытта
- Төп мәкалә: Яшел Үзән музыкаль театры
Хәзерге вакытта Ватан мәдәният йортында төрле массакүләм чаралар уза. Бу - мюзикллар, әкиятләр,хәйрия акцияләре, соло концертлар һәм башкалар.
Әмма сарай бинасының тузу дәрәҗәсе югары булу сәбәпле, яшьләр белән дәресләр үткәрү һәм мәдәни-массакүләм чаралар оештыру мөмкин түгел. Шул уңайдан хәзерге вакытта сарайда капиталь ремонт эшләре бара.
2011 елдан бинада Яшел Үзән музыкаль театры эшли.
Коллективлар
- Веснушки халык бию коллективы
- «Алтын микрофон» җыр театры
Искәрмәләр
- ↑ Никто не верил, что Высоцкий выступит в ДК «Родина»
- ↑ История ДК Родина. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2012. Архивировано из оригинала 12 август 2013 года.