Роже Барте
Роже Барте (фр. Roger Barthe, окс. Rogièr Barta, — ) — окситан, франсуз һәм каталан телләрендә иҗат иткән язучы; 1940-елларда Монпелье университетында испан теле укытучысы. Роман телләрендә сөйләшә торган халыкларның бер федерациягә берләшү тарафдары булган; аның бу идеяләре «Латин идеясе» (1950) һәм «Латин берлеге» (1957) китапларында чагылыш таба. Франсуз-окситан (1970) һәм окситан-франсуз (1972) сүзлекләре авторы.