Роман
Роман - аерым кешеләрнең яки кешеләр төркеменең язмышлары хикәяләп бирелгән, характер һәм дөньяга караш формалашу процессы гәүдәләндерелгән зур күләмле эпик әсәр.Роман шәхси тормыш аша яшәешнең төп, нигез мәгънәләрен ачарга, объектив чынбарлыкның гомуми сыйфатларын, шул чор җәмгыятенең яшәү кануннарын, рәвешен чагылдырырга омтыла, ягъни бер язмышта, бер кеше тормышы мисалында иң характерлы, типик шартларны да гомумиләштереп тасвирлый.
Роман төрләре
Роман ике төргә бүленә:
Тематик яктан:
- автобиографик
- хәрби
- детектив
- документаль
- мәхәббәт
- интеллектуаль
- тарихи
- сәяси
- маҗаралы
- сатирик
- сентименталь
- иҗтимагый
- фантастик
- фәлсәфи
- һ.б.
Структур яктан:
- Шигъри роман
- роман-памфлет
- роман-кыйсса
- роман-сага
- роман-фельетон
- кысалы роман
- роман-агым
- эпистоляр роман.
Чыганак
- А.Г.Әхмәдуллин. Әдәбият белеме сүзлеге. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.