Роман Моров
Роман Моров - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
1963 елда Казан шәһәрендә туган. 1983 елда Казан сәнгать училищесының рәссам-декораторлар бүлеген тәмамлый. 1985 елдан 1995 елга кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында рәссам-декоратор булып эшли. 1996 елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында баш рәссам. Роман Моров бизәгән спектакльләрнең саны алтмыштан артып китә.
Чыганаклар
- Сәхнә журналы сайты. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.