Россия Федерациясе прокуратурасы

Россия Федерациясе прокуратурасы (рус.  Прокуратура Российской Федерации ) — Россия байрагы Россия Федерациясе башкарма хакимиятенең дәүләт органы.

Россия Федерациясе Конституциясенең һәм Россия территориясендә эш иткән законнарның үтәлешен Россия Федерациясе исеменнән күзәтү бурычын башкаручы үзәк федераль орган.

Россия Федерациясе прокуратурасы федераль законнар белән билгеләнгән башка функцияләрне да башкара. Россия Федерациясе прокуратурасының вәкаләтләре, эшмәкәрлегенең оештырылышы һәм тәртибе «Россия Федерациясе прокуратурасы турында»гы Федераль канун белән билгеләнә. Хәрбиләштерелгән дәүләт оешмасы булып тора. Россия прокуратурасында федераль хәрби, хокук саклау һәм граждан дәүләт хезмәте булдырылган. Прокуратура үз вәкаләтләрен дәүләт власте органнарына (законнар чыгару, башкарма, хөкем) ирекле тормышка ашыра, власның бер тармагына да буйсынмый.

Искәрмәләр