Русиянең икенче футбол лигасы
Россиянең икенче футбол дивизионы - Россиянең футбол системасында өченче дивизион. 1992 - 1997 елларда Икенче лига исемен йөртте. 1998 - 2010 елларда ярышларны ПФЛ оештырган иде.
2010 елда географик принцип буенча биш зонага бүленгән: "Көнбатыш", "Үзәк", "Урал-Идел", "Көньяк" һәм "Көнчыгыш".
2012/13 сезоны
2012/13 елгы турнирда 72 төркем катнша, шул исәптә «Көнбатыш» зонасында 17, «Үзәк» зонасында — 16, «Көньяк» зонасында — 18, «Урал—Идел буе» зонасында — 12, «Көнчыгыш» зонасында — 9 төркем.