Россия Федерациясенең Федераль Җыелышы

Россия Федерациясенең Федераль Җыелышы (рус. Федеральное собрание Российской Федерации) — Россия Федерациясенең парламенты — РФ вәкаләтле һәм канун чыгару органы булып тора.

РФ Контстуциясенең 100 маддәсе буенча, Федераль Җыелышның вазифалары һәм вәкаләтләре ике пулат арасында бүленгән: Дәүләт Думасы (түбән) һәм Федерация Советы (югары).

Пулатлар төрле биналарда утырыш үткәрәләр, әмма кайбер очракларда (РФ Президенты чыгышларын, РФ Конституцион Мәхкәмәсе мөрәҗәгатьнамәләрен, чит ил җитәкчеләре чыгышларын тыңлау өчен) бергә җыелырга мөмкиннәр.

Тышкы сылтамалар

Төркемнәр