Русь православная и самодержавная (гәҗит)
Русь православная и самодержавная — иҗтимагый-сәяси һәм әдәби гәҗит. «Руслар җыелышы»ның Казан бүлеге һәм Казан аеклык җәмгыяте органы. 1905 елның июненнән 1916 елның сентябренә кадәр Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителә. Нәшир һәм мөхәррир – Александр Соловьев.