Рүзәл Мөхәммәтшин
| Викибирелмәләрдә элемент юк |
Рүзәл Мөхәммәтшин - журналист, яшь шагыйрь, драматург, публицист. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2013).
Тәрҗемәи хәле
Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы 1989 елның 25 маенда Кукмара районының Татар Толлысы авылында дөньяга килә. Беренче өч сыйныф белемне туган авылында алганнан соң, җиде ел күрше авылдагы рус мәктәбендә укый. Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый. «Идел», «Безнең мирас» журналларында эшли. «Каралама» (2010), «Бүре мин» (2014) китаплары авторы. «Ак бүре» либреттосы авторы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2013). Хәзерге вакытта аңа 32 яшь.
Цитаталары
«Иҗатка керә башлаганда ук: затсыз, кадерсез, кыйммәтсез, маразматик әйберләр язып, үзем шуларны яхшы әсәр санап йөрмәсәм иде, дигән курку булды».
«Мин – милләтче. Моны яшермим дә. Милләтче булуым башка халыкларны күралмау түгел, үз халкымны ярату, аны башка халыклар янында тиң күрү».
«Безнең әдәбиятта бармы көчле язучылар? Бар! Димәк, татар әдәбияты да – тере әдәбият. Татар әдәбияты – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Марсель Галиев һәм башкалар ул».
Шигырьләре
- Сагыш
- Аккош артыннан
- 300 чакрым
- Син киттең
- Милләт юк ул, диләр
Әдәбият исемлеге
- "Идел" журналы. Рүзәл Мөхәммәтшин: "Халык күпсенмәсә, шагыйрь мин".
- "Ватаным Татарстан" газетасы.