Рәмилә Сәлимгәрәева

Рәмилә Миңлегали кызы Сәлимгәрәева (рус. Рамиля Миннигалеевна Салимгареева; 5 июнь 1950, Хөсәен, Дәүләкән районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — СССР, Россия театр һәм кино актёры, 1977 елдан — СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкорт АССРның халык артисты (1986).

Тәрҗемәи хәле

1950 елның 5 июнендә Башкорт АССРның Дәүләкән районы, Иске Хөсәен (хәзерге Башкортстан Республикасының Дәүләкән районы, Хөсәен) авылында туа.

1972 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Сибай драма театрында (1991 елдан — Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры) эшли, 1998 елдан Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында актёр булып хезмәт итә.

Комедия жанры артисты.

Милли яшьләр театрында ул язган пьеса буенча «Гомерләрем — калкып килгән кояш» (2008) спектакле куела.

Иҗаты

Сибай драма театрындагы рольләре: Вәлимә («Су юлы» — Н. Асанбаев; дебют, 1972), Луиза («Мәкер һәм мәхәббәт» — Ф. Шиллер), Газизә («Газизәкәй балдыз» — Р. Сафин), Шәмсия («Кодача» — Б. Бикбай һәм З. Исмәгыйлев), Диләфрүз («Диләфрүзгә дүрт кияү» — Т. Миңнуллин);

Милли яшьләр театрындагы рольләре — Мәстүрә («Авылга кызлар килде» — Н. Гаетбай), Уңганбикә («Кыз урлау» — М. Кәрим), Ана («Дала кыйссасы» — Ф. Бүләков), Әби («Безнең өйнең яме» — М. Кәрим әсәре буенча).

1995 елда «Театр язы» республика фестивалендә «Кодача» музыкаль комедиясендәге Шәмсия роле өчен «Мизгелнең иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең Бәдәр Йосыпова исемендәге премиясенә лаек була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкорт АССРның халык артисты (1986);
  • Башкорт АССРның атказанган артисты (1981);
  • Бәдәр Йосыпова исемендәге премия (1995).

Гаиләсе

Аерылышкан. Риф Сәйфуллин белән никахта була. Балалары: улы — Азамат, эшмәкәр; кызы — Айсылу[1], скрипкачы, Россиянең атказанган коллективы, Ю. Х. Темирканов җитәкчелегендәге Санкт-Петербург филармониясе Академик симфоник оркестрының беренче скрипкалары төркеме артисты[2].

Искәрмәләр

  1. В Уфе прошел бенефис народной артистки Башкортостана Рамили Салимгареевой (рус.). ИА "Башинформ" (8 ноябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
  2. Айсылу Сайфуллина (рус.). gasorb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.

Әдәбият

  • Сибай: энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — ISBN 978-5-88185-246-7.