Рәсәй спорт ориентлашуы федерациясе
Рәсәй спорт ориентлашуы федерациясе (РСОФ) (ингл. Russian Orienteering Federation, рус. Федерация спортивного ориентирования России) — әгъзалыкка нигезләнгән һәм спорт ориенташуын һ.б. тирә-юньдә ориентлашу спорт төрләрен Рәсәй Федерациясе халкы арасында популярлаштыру һәм үстерү максатыннан төзелгән, гражданнарны һәм үз эшчәнлеген спорт ориентлашуы һ.б. тирә-юньдә ориентлашу төрләре өлкәсендә булдырган юридик затларны ирекле башлауда бергәләштергән гомум Рәсәй физкультура һәм спорт иҗтимагый оешмасы[1] .
Рәсәй Федерациясе субъектларының аккредитацияләнгән иҗтимагый оешмалары РСОФ әгъзалары була ала. Һәрбер региональ СОФ юридик зат булып санала һәм үз төбәгендә эш алып бара, шул исәптән ярышлар уздыру һ.б.[2] .
РСОФ Халыкара спорт ориентлашуы федерациясенең тулы хокуклы әгъзасы булып килә. РСОФ әгъзалардан, президенттан, президиумнан, башкарма комитеттан, тренерлар шурасыннан, мактаулы әгъзалардан, тикшерү һәм ревизия комиссиясеннән тора.[3]
Федерация президентлары
- Василиев Николай Дмитриевич (1991-1995) [4]
- Беляев Сергей Георгиевич (1995-2003)
- Янин Юрий Брониславович (2003-2007)
- Беляев Сергей Георгиевич (2007-х.в.)
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Устав Федерации спортивного ориентирования России.
- ↑ IOF Member Federations. Международная федерация ориентирования. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2011. Архивировано 15 март 2012 года.
- ↑ http://rufso.ru/index.php?rubric=federaciya 2014 елның 21 май көнендә архивланган. О Членах ФСОР на сайте Федерации Спортивного ориентирования.
- ↑ Ю. С. Константинов, Б. И. Огородников, В. Л. Елизаров, А. С. Лосев. .
Сылтамалар
- IOF милли федерацияләре
- rufso.ru ФСОРның рәсми сайты