Рәфикъ Каюмов
Рәфикъ Каюмов - актер. 1961 елның 2 августында ТАССРның Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туган. Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Чаллы дәүләт татар драма театрында эшли. Татарстан Республикасының атказанган артисты.
Сәхнәдә башкарган рольләре
- Сәет – «Гашыйклар тавы», И. Юзиев.
- Шаехморза – «Американ», К. Тинчурин.
- Яшь Габдулла – «Сөясеңме, сөймисеңме?», Ф. Бүләков.
- Сәгыйдулла – «Язлар моңы», Ә. Гаффар.
- Закирҗан – «Аты барның – дәрте бар», Н. Гаетбаев.
- Исмәгыйль – «Галиябану», М. Фәйзи.
- Подколесин – «Өйләнү», Н. Гоголь.
- Эзоп – «Кол», Г. Фигейредо.
- Надир – «Саташу», Т. Миңнуллин.
- Гаяз – «Бурлак», М. Гыйләҗев.
- Хаҗи Сәфәләй – «Ярым ятларга кала», Р. Батулла.
- Большой Татарин – «Абага алмасы ачы була», Р. Сабыр.
- Тимур – «Ике хатынлы таксист», Р. Куни
Сылтамалар
- Рәфикъ Каюмов 2019 елның 15 сентябрь көнендә архивланган.. Чаллы дәүләт татар драма театры сайты.