Рәшит Әхмәров

Рәшит Әхмәров ― елга флоты эшлеклесе. 1991-1993 елларда Казан елга порты директоры.

1939 да Ош шәһәрендә туган. 1960-еллардан Новосибирскидә: җирле ремонт-эксплуатация базасында, Об пароходлыгында, Елга флоты министрлыгының үзәк конструкторлык бюросы филиалында. 1976-1991 елларда Агыйдел елга пароходлыгында. 1991 дән Казан елга порты, 1993 дән «Татфлот» ширкәте башлыгы. 1996 да вафат.