Рәүф Әбләзев
Рәүф Әбләзев (Рәүф Әхмәт улы Әбләзев, 19 июнь 1935 — 26 декабрь 2019 (84 яшь)) — конструктор, мәгълүмат эшкәртү системалары гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1987), профессор (1988), Украинаның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.
1962 елдан Черкассы шәһәрендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эштә: 1962-1966 елларда Проект-конструкторлык һәм технология институтында, 1966-1985 елларда «Сокол» Үзәк КБда, 1985-1988 елларда «Фотоприбор» заводы, 1992 елдан Көнчыгыш Яурупа икътисад һәм менеҗмент университеты ректоры.
Хезмәтләре фотомәгълүматны тиз эшкәртү ысулларын өйрәнүгә карый. СССР Дәүләт премиясе иясе (1980).[1]