Рөстәм Абдалимов
Тәрҗемәи хәле
Рөстәм Хәким улы Абдалимов 1945 елның 1 гыйнварында Кытайның Чугучак шәһәрендә туган. Алмата шәһәренең Казакъстан физик культура институты 1969 елда тәмамлаган.
«Динамо» ФСО шәкерте (Алма-Ата). 1970-91 елларда Казахстан ССР Эчке эшләр министрлыгының махсус физик әзерлек һәм спорт бүлеге инспекторы, өлкән инспекторы, башлыгы. Өч тапкыр Казакъстан ССР чемпионы (1972-80). 1998 елда каратэ (5нче дан) һәм айкидо (3нче дан) буенча кара пояслар ала. Казакъстан Республикасының кул сугышы федерациясенә нигез салучы һәм вице-президенты (1991).
2012 елда Алматада Казахстан Республикасының кул сугышы үзәге ачыла, һәм аңа Рөстәм Абдалимов исеме бирелә.
Әдәбият
- Специальная полоса препятствий: Учебно-практическое пособие по рукопашному бою для сотрудников правоохранительных, специально-государственных органов Республики Казахстан. Алматы. 2012.
Чыганаклар
- Татары Казахстана: краткая иллюстрированная энциклопедия / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 524 с., 56 с. цв. ил., карты. ISBN 978-5-902375-24-1