Рөстәм Гарифуллин

Рөстәм Рафис улы Гарифуллин (1978 елның 20 мае, Асау авылы, Балтач районы, Башкорт АССР, ССРБ2015 елның 24 феврале) — Россия чаңгычы-паралимпиячесе. Биатлон буенча ике тапкыр Туриндагы Паралимпия уеннары чемпионы (2006), чаңгыда узышу буенча эстафетада Паралимпия уеннарының көмеш призёры (2006), биатлон буенча дөнья Кубогы иясе (2006), чаңгы ярышлары буенча эстафетада дөнья чемпионы (2005). Дуслык ордены (2008), Салават Юлаев ордены (2006) белән бүләкләнгән.

Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2005), Россиянең атказанган спорт мастеры (2006).

Россия Паралимпия җыелма командасы әгъзасы (2002—2007). 2002—2007 елларда Югары спорт осталыгы мәктәбе өчен чыгыш ясый (тренеры А. А. Гомәров).

2002 елдан Уфа шәһәренең Н. Гастелло исемендәге спорт клубының укыту-спорт бүлеге инструкторы.

Спорт карьерасы

Биатлон

12,5 км га һәм 7,5 км га спринтта узышта Паралимпия уеннары чемпионы (2006), гомуми зачётта дөнья Кубогы иясе (2006), спринт буенча дөнья Кубогы этабы җиңүчесе (2005), биатлон буенча дөнья чемпионатының көмеш призёры (икесе дә — 2005).

Җәйге биатлон

1997 елда Европа чемпионы, Европа Кубогы этапларында 3 тапкыр җиңүче, җәйге биатлон буенча Европа чемпионатының бакыр призёры.

Чаңгы ярышлары

Паралимпия уеннарының көмеш призёры (2006) һәм чаңгы ярышлары эстафетасында дөнья чемпионы (2005).

Белем

Россия оборона спорт-техник оешмасы спорт-техник клубы шәкерте (Стәрлетамак, тренер М. З. Мөдәрисов). Стәрлетамак физик культура техникумын (1997) һәм Башкорт физик культура институтын  [рус.] (2006) тәмамлый.

Бүләкләр

  • Дуслык ордены (2008 ел)[1].
  • Салават Юлаев ордены (2006 елның 25 апреле, Башкортстан) — 2006 елның IX Параолимпия уеннарында югары спорт нәтиҗәләре өчен[2].

Спорттан соң

Рөстәм Гарифуллинның дуслары сүзләренә караганда, спортчы үз торак йортын да ала алмаган. Гомеренең соңгы елларында Нефтекамада таксист булып эшли.

2015 елның 23 февралендә М7 «Идел» федераль трассасында автомобиль авариясе була. Гарифуллин узыш вакытында йөк машинасы белән бәрелешә. Гарифуллин белән бергә аның әнисе Ралуза Муллахан кызы Гарифуллина һәм апасы да һәлак була[3].