Сабан (гәҗит)

Сабан (سابان) — иҗтимагый-сәяси рәсемле гәҗит. РКП(б)ның Казакъ край комитеты органы. 1924 елда Ырынбур, 1925 елда Кызылурда шәһәрләрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 74 саны чыга. Мөхәррир – Заһит Шәркый.