Сайма
Сайма (фин. Saimaa, швед. Saimen) - Финляндиянең иң зур күле (яки күл системасы), зурлыгы буенча дүртенче тозсыз күл. Ул илнең көньяк-көнчыгышында урнашкан. 8 эре һәм күпсанлы вак сулыкларның бер-берсе белән бәйле уртак мәйданы 4400 км2 тәшкил итә. Яр буе линиясенең озынлыгы якынча 15 мең километр тәшкил итә. Саймада гомуми мәйданы 1850 км2 булган 13710 утрау.