Салат (үсемлек)
Бу яшелчәдә В, Е, К группасы витаминнары бар, каротин, аскор бин кислотасы бик күп. Салатта кобальт, кальций, тимер, фосфор, магний, , йод, цинк, калий кебек микроэлементлар табарга була. Соңгысы салатта ' барлык микроэлементларның өчтән бер өлешен тәшкил итә, ә калий йөрәк мускуллары өчен бик файдалы. Үсемлектә шулай ук фолий кислотасы һәм хлорофилл бар, ул бигрәк тә салатның каракучкыл төстәге яфракларын да күп. Салат ашагач, кандагы артык холестерин кими, гемоглобин һәм эритроцитлар ясалу көчәя. Салат (чи яки пешерелгән килеш) сары авыруы, шикәр диабеты, калкан- сыман биз авырулары, атеросклероз, гипертония, сидек-җенси әгъзалар сферасында ялкынсыну булганда кулланыла. Салат яфракларындагы лактуцин дип аталган матдә нерв системасын тынычландырырга ярдәм итә һәм йокыны яхшырта. Р витамины кан тамырларының уалучанлыгын киметә. Сабакларыннан чыккан сок авыртуны басучы чара санала. Уылган орлыкларыннан ясалган сулы төнәтмә бала имезүче әниләргә сөтне арттырырга булыша. Гомумән, салат үсемлеге балалар өчен бик файдалы. Салатны эч киткәндә, метеоризм булганда, ашказаны һәм уникеилле эчәк „ авырулары көчәйгәндә кулланырга ярамый. Халык медицинасында салат бик күп кулланыла. * Сару кайнаганда. Унлап салат яфрагын ваклагыз. Шуңа бер стакан кайнаган су (бүлмә температурасындагы) салып эчегез. * Хроник гастриттан. 1,5 аш кашыгы яфракка 1 стакан кайнар су салып 2 сәгать төнәтергә. Бу — 1 көнлек норма. Бер эчкәндә яртышар стакан эчәргә. * Битне чистарту, нерв системасын ныгыту һәм ашказаны эшчәнлсген яхшырту өчен. 100 әр мл томат һәм салат согын кушып, аңа 200 мл миндаль сөте өстиләр. Көненә шундый 100 мл катнашма эчәргә кирәк. Миндаль сөтен болай әзерлиләр. 1 стакан миндальне юып аңа 3 стакан су салалар. Ул шул килеш төн куна. Иртән суын түгеп, янә 3 стакан су өстиләр. Блендер белән 1 минут дәвамында миндальне вак ярма, порошокка әйләнгәнче вакларга, сыекча ак төс алырга тиеш. Катнашманы сөзәргә, шушы сыеклыкны миндаль сөте дип атыйлар. 1 *Атеросклероздан. Көненә 3 тапкыр чирек стакан витаминлы катнашма эчәргә кирәк. Аны ясау өчен шалкан, кишер, салат һәм чөгендер сокларын = бергә болгатырга кирәк. *Иөткерүдән дәва. Ярты кашык кипкән салат яфрагына 1 стакан кайнар су салырга. 2 сәгать төнәткәннән соң сыгырга һәм көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәргә.
Искәрмәләр
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052
- ↑ 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 348. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 795.