Сантьяго
Сантьяго | |
---|---|
Ил | Чиле |
Координатлар | 33°27'0"S, 70°40'0"W |
Мәйдан | 1 930 км² |
Мәркәз биеклеге | 520 м |
Рәсми тел | испан теле |
Халык саны | 5 428 590 кеше |
Сәгать кушагы | UTC-3 |
Телефон коды | 56 2 |
Рәсми сайт | municipalidaddesantiago.cl |
Сантьяго (исп. Santiago de Chile, tat. lat. Santiago de Çile) — Чили башкаласы. Халык саны — 5 428 590 кеше (2002).
Сантьяго - Чилинең иң зур шәһәре, Көньяк Американың иң зур калаларының берсе. Сантьяго башкала вазифасына карамастан Чилинең канун чыгару оешмалары Вальпараисо шәһәрендә урнашкан.
Тарих
1541 елда испан конкистадор Педро де Вальдивия тарафыннан нигезләнгән, апостол Иаков (Santiago) хөрмәтенә аталган.
1541 елның сентябрендә арауканнар (җирле асаба кабиләләр) тарафыннан җимерелгән.
Соңрак торгызылган һәм 1778 елдан - Испания генерал-губернаторының башкаласы.
1810 елда Халык баш күтәрүе башланган. Бәйсезлек өчен сугыш нәтиҗәсендә (1810-1818) Сантьяго Чилинең башкаласы итеп игълан ителгән.
Сальвадоро Альенде яклылары арасында каты сугышлар барганнар. Сугыш нәтиҗәсендә шәһәргә зур зыян китергән.
Пиночет диктатурасы вакытында үзәк стадионда күп кешеләр үтерелгән, шул исәптән мәшһүр җырчы Виктор Хара. Хәзер стадион Виктор Хара истәлегенә аталган.
Икътисад
Саньяго - Көньяк Американың зур сәнәгый үзәге, тукыма әйберләре сәнәгате иң зур үзәге.
1975 елда Сантьяго метросы ачыла. Метрода 5 сызык бар, озынлыгы -102,2 км, 108 станция бар.
Сылтамалар
- Рәсми сайт(исп.)