Сардин теле
Сардин теле (шулай ук сард теле, үзатамасы limba sarda) — һинд-аурупа телләренең роман төркеменә караган тел. Күпчелек сөйләшүчеләр Италиянең Сардиния утравында яши. Гомуми сөйләшүчеләр саны — 1.85 миллион. Европа берлегенең региональ теле статусын йөртә.
Килеп чыгышы ягыннан сардин теленең тамырлары Сардиния утравында таралган латин теле диалектларына тоташа.