Әстерхан татар педагогия укуханәсе

Әстерхан татар педагогия училищесы — Әстерхан шәһәрендә урнашкан булган уку йорты.

1927 елда Сарытау шәһәрендә Сарытау татар педагогия училищесы буларак ачылган,[1] ә 1931 елда РСФСР Халык мәгарифе комитеты карары белән Әстерханга күчерелгән. Шул ук, 1927—1931 елларда, Әстерхан педучилищесындә татар бүлекчәсе эшләгән булган. Мөстәкәйль уку йорты буларак 1943 елга кадәр булган — ул Әстерхан педучилищесы составына татар бүлекчәсе буларак кертеләгән һәм бүлек булып 1954 елга кадәр сакланып калган.

1954 елда, татар мәктәпләре өчен кадрлар хәзерләвенә ихтыяҗ кимү сылтавы белән 1954 елның 1 гыйнварыннан соң бүлек юкка чыгарыла.

Чыганаклар

Искәрмәләр