Сатурн (мифология)

Сату́рн (лат. Saturnus) — Боронгы рим мифологиясендәге илаһларның берсе[1], аңа табыну Италиядә нык таралган булган. Боронгы грек мифологиясендәге Кроноска туры килә[2][3] Ул игенчелек илаһы саналган, мифик сюжет буенча, үз балаларын ашап торган. Аның исеме белән Кояш системасындагы Сатурн планетасы аталган [4]. Игенчелек билгесе урак — Сатурнның символы[5].

undefined

Мифология

Сүзнең этимологиясеннән күренүенчә (Saturnus - satus — чәчү дигәннән), Сатурн җир һәм игенчелек, үсемлекселек илаһы булган . Ул Италиядә игенчелек, бакчачылык, йөзем, җирне ашлауны керткән дип санала. Риваять буенча, тарихкача Грециядән Италияга күчеп килгән патша булган дип инанганнар. Вергилий буенча , Олимптан Италияга күчеп килгән[6].Рим риваяте буенча Сатурн корабта Тибр елгасы буйлап Яникулга килеп җиткән, монда Янусны очратып, кунакчыл каршы алына, шунан Капитолий калкулыгына барып урынлаша. Лацийның борынгыдан килгән халкы сатурнныкылар дип йөртелә ; Секст Аврелий Виктор аны Сатурний каласын төзегән дип яза [7].

Искәрмәләр

  1. МНМ, 1988
  2. Калып:ВТ-МЭСБЕ
  3. Ливий Андроник, фр. 2 Уормингтон; Овидий. Метаморфозы I 113
  4. Нонн. Деяния Диониса II 173
  5. О Граде Божьем, 7:19
  6. Вергилий. 319 VIII Энеида
  7. Аврелий Виктор. Происхождение римского народа III 1

Әдәбият

  • Сатурн, бог // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.