Свами Ганананда
Свами Ганананда (12 сентябрь 1937 – 18 январь 2016) асаба Гананың Һинду җәмәгатенең мәшһүр свамисы, һәм Африка чыгышлы беренче Һинд дине свамисы [1]. Ул свами итеп Свами Кришнананд тарафыннан Һиндстанда 1975 елда инициацияләнгән һәм Ганада, Аккрада Һинд дине монастыре җитәкчесе булган.[2]
Тәрҗемәи хәле
Тормыш башы
Свами Ганананда 12-енче сентябрьдә Гананың Үзәк регионында Сенья Бераку авылында асаба Гана дине тарафдары буларак туган, әмма аның әти-әнисе Христианлыкка күчкән. Бик иртә яшьтән бирле ул Галәмнең серләре турында уйланган һәм дини текстларда җавапларны табарга тырышкан.[2]
Һиндстанга сәяхәт
Свами Ганананда шуннан соң Һинд дине турында берничә китап укыган һәм сәфәргә чыгып киткән, ул аны төньяк Һиндстанда, Уттараханд штатының Ришикешына китергән. Ул анда рухи гуру белән берникадәр вакыт уздырган һәм ул аңа Аккрада монастырь ачарга тәкъдим иткән.[2]
Свами Кришнананда белән беренче очрашу
1962 елда Свами Ганананда Аккрага күчкән һәм 24 ноябрьдә Илаһи Мистик Юл Җәмгыятен нигезләгн. Шуннан соң ул Төньяк Һиндстанның Гималайлар итәгендә урнашкан Ришикешның Илаһи Тормыш Җәмгыяте белән Һинду тормыш ысулы буенча хат буенча курслар ачкан. Ришикешта ул беренче мәртәбә Һиндстанлы Свами Кришнананда белән очрашкан һәм аның шишьясы (өйрәнчеге) булган, һәм соңыннан 1975 елда Свами Кришнананда Свами Ганананданы свами буларак инициацияләгән.[2]
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
- ↑ Myjoyonline.com Ghana News - Swami Saraswati, first African Hindu monk from Ghana, dies. www.myjoyonline.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июнь 2016.
- ↑ 1 2 3 4 Ghana's unique African-Hindu temple - BBC News By Rajesh Joshi