Светлана Захарова (1946)
Светлана Захарова (Светлана Григорий кызы Захарова, — ) — музыка белгече, концерт програмнарын алып баручы һәм режиссер, ТАССРның атказанган артисты (1986), РФның атказанган артисты (1996).
Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты
1964 елда Казан музыка училищесын тәмамлый.
1964-69 елларда 4 номерлы Казан балалар музыка мәктәбендә укыта.
1969 елда Казан дәүләт консерваториясен (фортепиано факультеты) тәмамлый.
1969-76 елларда - концертмейстер, Казан консерваториясендә Владимир Александрович Воронов классында белем бирә.
1977 елда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Минск, Вильнюс, Киев,Түбән Новгород, Пермь, Тула, Смоленск һәм башка Россия шәһәрләрендә Бөтенроссия, Бөтенсоюз һәм халыкара конкурс-фестивальләрендә алып баручы була.
1984-2007 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең опера һәм камера музыкасы бүлегендә, ТР симфоник оркестрында, Н. Осипов исемендәге академик милли оркестрда (Мәскәү) музыка белгече була. Балалар иҗаты белән бәйләнгән иҗади кичәләрнең, юбилей концертларының оештыручысы һәм режиссеры була. З. Соткилава, Н. Брегвадзе, В. Спиваков, В. Левко, Л. Казарновская, А.Стрельченко һ.б. мәшһүр башкаручыларның һәм оркестрларның концертларын алып баручы була.
Мактаулы исемнәре
- ТАССРның атказанган артисты (1986)
- РФның атказанган артисты (1996).
Гаиләсе
- Тормыш иптәше - пианист, педагог, СССРның халык артисты Виктор Карпович Мержанов (15 август 1919 — 20 декабрь 2012)
Искәрмәләр
Чыганак
- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
- «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
Тышкы сылтамалар
- Захарова Светлана Григорьевна. 2021 елның 11 май көнендә архивланган. tatfil.ru