Севилья Исидоры
Севилья Исидоры (лат. Isidorus Hispalensis, исп. San Isidoro de Sevilla, якынча 560[1] — 4 апрель 636 яки 636[2]) — Севилья архиепископы (600/601—636), католик чиркәве изгесе һәм чиркәү аталарының берсе. Чиркәү язучысы һәм Урта гасыр энциклопедизмына нигез салучы буларак билгеле. Иң билгеле хезмәте — соңгы антик белемнәрне христиан карашларына туры китереп системалаштырган 20 томлык «Этимологияләр» энциклопедиясе. Тарихка, теологиягә, табигый фәннәргә караган хезмәтләр авторы.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118555995 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ 1 2 Bréhier É. Histoire de la philosophie (фр.) — Éditions F. Alcan, 1926. — P. 474.