Сергей Ковалёв (1886)
Сергей Ковалёв (13 (25) сентябрь 1886 — 12 ноябрь 1960) — совет тарихчысы. Тарих фәннәре докторы (1938), профессор. 1918 елдан укыту эшендә: төрле хәрби академияләрдә укытычы (1918-1939), 1924 елда Петроград (Ленинград) университетында һәм Петроград педагогика университетында, ССРБ ФА дәүләт матди мәдәният академиясенең борынгы дөнья бүлеге мөдире (1930-1937), ЛДУ тарих факультетының борынгы дөнья (Борынгы Рум һәм Борынгы Юнанастан) тарихы кафедрасы мөдире (1934-1956), ССРБ ФА дин һәм дәһрилек тарихы музее директоры (1956-1960).