Сергей Яковлев
Яковлев Сергей Юрьевич (30 декабрь 1963, Чистай — 16 гыйнвар 1987, Парван[d]) — СССР Кораллы Көчләре лейтенанты, Әфганстандагы сугышта катнашучы, хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (үлгәннән соң).
Тәрҗемәи хәле
Сергей Юрьевич Яковлев 1963 елның 30 декабрендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Чистай шәһәрендә туа. 1 нче Чистай урта мәктәбен тәмамлый[1].
1981 елның 5 августында СССР Кораллы Көчләренә алына. 1986 елда Омск югары гомуми хәрби команда училищесын тәмамлый, сентябрь аенда Әфганстан Демократик Республикасына хезмәт итү өчен җибәрелә. Мотоукчылар полкының 3 нче мотоукчылар ротасы взводы белән җитәкчелек итүне кабул итә[2].
1987 елның 16 гыйнварында лейтенант Яковлев взводы «Чәрикәр зеленкасы» дип аталган җирдә — Чәрикәр шәһәре янындагы тигезлектә, Кабул һәм Хәйратонны тоташтыручы юлдан көнчыгышка таба урнашкан сакчылар заставасына әфганчыларның һөҗүмен кире кагуда катнаша[3]. Ул вакытка килешү турында игълан ителә, шуңа күрә взвод беренче булып ут ача алмый. Боевиклар аның взводы сугышчылары булган машинаны аткач, Яковлев түгәрәк оборона оештыра. Сугышта 5 әфган солдатын юк итә, ләкин снайпер тарафыннан атып үтерелә[1].
Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә шәһәр зиратында җирләнә.
1987 елның 23 июлендәге СССР Югары Советы Президиумы Указы белән лейтенант Яковлев үлгәннән соң Кызыл Йолдыз орденына лаек була[2].
Хәтер
- Яковлев хөрмәтенә Чистай шәһәрендә урам аталган[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Бодрова И. А., Капитонова Г. А., Маркина Е. М., Орлова А. Ф. История Чистополя. Учебное пособие для учащихся 7-9 классов. — Чистополь, 2012.
- ↑ 1 2 Книга Памяти о советских воинах, погибших в Афганистане. В 2-х томах. Том 2. — М.: Воениздат, 1995.
- ↑ Погодаев С. Г. Последняя любовь. (рус.). ArtOfWar.. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2020.
- ↑ Новые улицы Чистополя получат имена земляков.. Новости Казани. (22.05.2015). Дата обращения: 7 марта 2020.