Күкертле су тудыргыч
Күкертле су тудыргыч (H2S) - төссез, черегән йомырка исле янучан газ, су тудыргыч һәм күкертнең бинар химик кушылмасы. Этанолда яхшы, суда начар эри; күп металлар белән тәэсир итешә. Химия сәнәгатендә кайбер кушылмаларны синтезлау, күкерт, күкерт әчелеге һәм сульфидларны алу өчен кулланыла. H2S ванналары дәвалану максатында кулланыла.
Водород сульфиды (сероводород), H2S- водород белән күкерт кушылмасы; бозылган күкәй исе килгән төссез һәм зәхәрле газ; кайнау температурасы — 60,38°, сыеклану температурасы — 8,29°, суда эреп, сульфид кислотасы хасил була; бу кислотаның тозлары сульфидлар дип атала. Составында 2 валентлы кэкерт булганга күрә водород сульфиды кöчле кайтаручы булып тора. Водород сульфиды техникада нефть, табигый һәм сәнагать газларын кайтару юлы белән, лабораториядә исә металл сульфидларына концентрациясе киметелгән сульфат кислотасы тәэсир итеп алына. Aналитик химиядә катионнарны ачыклауда кулланыла. Моляр массасы 34 г/моль, тыгызлыгы 1.19. Эшләп чыгару объектларында ПДКсы 10 мг/м3, торак пунктларында 0.008 мг/м3. Водород сульфиды газы зәхәрле булып, 1.4 мг/м3 кискен ис сизелә, 10 мг/м3 тан артканда исе кимеп, күз ярсынуы, тамак қычытуы, хәлсезлек булып йокы килә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 hydrogen sulfide (ингл.)
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 http://www.cdc.gov/niosh/npg/npgd0337.html
- ↑ Weast R. C. CRC Handbook of Chemistry and Physics (1st student edition) (ингл.) / R. C. Weast — 1 — CRC Press, 1988. — ISBN 978-0-8493-0740-9
- ↑ https://chem.libretexts.org/Bookshelves/General_Chemistry/Book%3A_ChemPRIME_(Moore_et_al.)/16%3A_Entropy_and_Spontaneous_Reactions/16.06%3A_Standard_Molar_Entropies
- ↑ CRC Handbook of Chemistry and Physics (ингл.) / David R. Lide, Jr. — 78 — United States of America: CRC Press, 1997. — P. 14—37. — ISBN 978-0-8493-0478-1
- ↑ RB T., SP M. Isolation and chemical evaluation of protein from shrimp cannery effluent. (ингл.) // Journal of Agricultural and Food Chemistry — United States of America: ACS, 1975. — Vol. 23, Iss. 4. — P. 632—635. — ISSN 0021-8561; 1520-5118 — doi:10.1021/JF60200A012 — PMID:1141507