Синил әчелеге
Синил әчелеге — төссез, җиңел хәрәкәтчән, бик тиз очып бетүчән, суда эрүчән, ачы бадәм исле агулы сыеклык. Химия сәнәгатендә һәм хәрбияттә (хәрби-сугышчан агулы матдә буларак) кулланыла.
Кайбер үсемлекләрдә, кокс газында, тәмәке төтенендә бар; нейлонны, полиуретаннарны термик таркатканда бүленеп чыга.