Слободан Милошевич
Слободан Милошевич (серб. Слободан Милошевић, Slobodan Milošević, 20 август 1941, Пожаревац, Югославия кыйраллыгы — 11 март 2006, Һаага, Нидерланд) — Югославия һәм Сербиянең дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 1989—1997 елларда Сербия Социалистик Җөмһүрияте (аннары - Сербия), соңыннан, 1997—2000 елларда Югославия Берлек Республикасы президенты. Милошевич Югославия таркалуы вакыйгаларында һәм шуннан соңгы канкойгыч хәрби низагларда үзәк фигураларның берсе булган.
2001 елның 1 апрелендә Милошевич үзенең Белградтагы вилласында кулга алынган һәм 28 июньдә премьер-вәзир Зоран Җинҗич инициативасы буенча элеккеге Югославия буенча Халыкара җинаять трибуналына тапшырылган. Трибунал хөкемен көткәндә Һаага төрмәсендә вафат булган.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Slobodan Milosevic // Munzinger Personen (нем.)
- ↑ Milosevic found dead in his cell (ингл.) // (unknown type) — 2006.
- ↑ Slobodan Milošević // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag