Смоленск-Метрәй чиркәве (Казан)
Смоленск-Метрәй чиркәве, Җиләк бистәсендәге Смоленск Алла Анасы иконасы чиркәве (рус. Смоленско-Димитриевская церковь, церковь Смоленской иконы Божией Матери в Ягодной слободе) — Казан шәһәренең Гладилов урамында урнашкан булган православие чиркәве. 1775 һәм 1779 еллар арасында төзелеп, 1933 елда сүтелгән. 1935 елда чиркәү урынында мәктәп төзелгән.