Соломон Лозовский
Соломон Лозовский (16 март 1878 — 12 август 1952) — совет фирка эшлеклесе һәм дипломат, Россия һәм Франция инкыйлаб һәм профсоюз хәрәкәтләрендә катнашучы, публицист. 1905 елгы инкыйлабта Казанда катнашкан. БК(б)Ф ҮК әгъзасы (1937-1949). Коминтернның 2-7 конгресслары делегаты, Коминтернның башкарма комитеты әгъзасы (1921-1922), президиум әгъзасы (1926-1935). БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы. 1-2 нче чакырылышлары ССРБ югары шурасы депутаты (1937-50). Тарих фәннәре докторы (1939), МДУ профессоры. Яһүд антифашист комитеты эше буенча атып үтерелгән.
Казанның Вахит районында урнашкан Һади Такташ урамы 1927-1949 елларда Лозовский исемен йөрткән.