Софико Чиаурели

Софико Чиаурели Михайловна (гөрҗ. სოფიკო ჭიაურელი; 21 май 1937 ел2 март 2008) — ССРБ һәм Грузия артисты. Грузин ССР-ның (1976) һәм Әрмән ССР-ның (1979) халык артисты. Йөздән артык фильмда уйнаган. Халыкара конкурсларда җиделәтә «Иң яхшы хатын-кыз роле» призына лаек булган бердәнбер совет артисты.

Тәрҗемәи хәле

Софико Чиаурели Тбилисида артист Верико Анджапаридзе һәм кинорежиссер Михаил Чиаурелли гаиләсендә туган.

Бөтен Союз дәүләт кинематография институтын (1960, Б. Бибиков остаханәсе) яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Институттан соң туган ягына кайта. 1960-1964 һәм 1968 елларда — Тбилисидагы Марджанишвили исемендәге академиягә театры артисты, 1964-1968 елларда — Ш. Руставели исемендәге академиягә театры артисты.

9 нчы чакырылыш ССРБ Югары советы депутаты.

2008 елның 2 мартында Софико Чиаурели озак һәм каты авырудан соң, 71-нче яшендә вафат була.

Тбилиси шәһәренең Дидуб пантеонында ире Махарадзе Котэ янында җирләнгән.

Тбилиси шәһәренең Сион скверында Чиаурелига бюст куела (скульпторы Леван Вардан, 2009)[3][4]. 2008 елның 5 мартындагы кабул ителгән карарга яраклы, Тбилисиның бер урамы Софико Чиаурели исемен йөртә[5].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
  2. http://www.messenger.com.ge/issues/1558_march_4_2008/1558_chiaureli.html
  3. Памятник Софико Чиаурели, archived from the original on 2015-12-08, retrieved 2021-05-01 
  4. Грузия., archived from the original on 2019-04-10, retrieved 2021-05-01 
  5. Именем Софико Чиаурели назовут улицу в Тбилиси. Lenta.ru (4 март 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 ноябрь 2015.