Социалистик Хезмәт Герое
Социалистик Хезмәт Герое | |
---|---|
![]() | |
Ил | ![]() |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 20 декабрь 1939 |
Соңгы бүләкләү | 21 декабрь 1991 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Социалистик Хезмәт Герое (рус. Герой Социалистческого труда) — Советлар Берлегендә 1938-1991 елларда бирелгән югары исем, ул − хезмәт батырлыгы, тиңдәшсез новаторлык эшчәнлекләре белән производствоның нәтиҗәлеген күтәрүгә, халык хуҗалыгын, фәнне, мәдәниятны, Советлар Берлегенең данын һәм куәтен үстерүгә зур өлеш керткән гражданнарга бирелә.
1938 елның 27 декабрендә ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән булдырыла.
Социалистик Хезмәт Герое исеме чит ил гражданнарына бирелми.
Социалистик Хезмәт Герое исеме турында Нигезләмә
Нигезләмә ССРБ Югары Советы Президиумының 1973 елның 14 май Указы белән расланган.
- Социалистик Хезмәт Герое исеме хуҗалык һәм социаль-мәдәни төзелеш хезмәтләре өчен иң югары дәрәҗәдәге аерымлылык билгесе булып тора.
- Социалистик Хезмәт Герое исеме хезмәт батырлыгы, тиңдәшсез новаторлык эшчәнлекләре белән производствоның нәтиҗәлеген күтәрүгә зур өлеш керткән, халык хуҗалыгын, фәнне, мәдәниятны, ССРБның куәтен һәм данын үстерүгә булышкан шәхесләргә бирелә.
- Социалистик Хезмәт Герое исеме ССРБ Югары Советы Президиумы тарафыннан бирелә.
- Социалистик Хезмәт Героена ССРБның иң югары бүләге — Ленин ордены, махсус бүләге ― «Урак һәм Чүкеч» алтын медале, ССРБ Югары Советы Президиумы Мактау кәгазе тапшырыла.
- Социалистик Хезмәт Герое хуҗалык һәм социаль-мәдәни төзелеш өлкәсендәге аеруча күренекле, Социалистик Хезмәт Герое исемен алдагы казанышларыннан ким булмаган яңа хезмәтләре өчен Ленин ордены һәм икенче «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә һәм, аның хезмәт батырлыгын билгеләп үтү өчен, туган җирендә тиешле язу белән Геройның бронза бюсты куела. ССРБ Югары Советы Президиумы Указына бүләкләү турында язма кертелә.
- Ике тапкыр «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнгән Социалистик Хезмәт Герое хуҗалык һәм социаль-мәдәни төзелеш өлкәсендә әһәмияте буенча алдагы ирешкән уңышларыннан ким булмаган яңа күренекле хезмәтләре өчен кабаттан Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнергә мөмкин.
- Социалистик Хезмәт Герое Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнгәндә аңа бер үк вакытта ССРБ Югары Советы Мактау кәгазе дә тапшырыла.
- Социалистик Хезмәт Героена Советлар Союзы Герое исеме бирелгән очракта, аның хезмәт һәм сугышчан батырлыгын билгеләп үтү өчен, Геройның туган җирендә тиешле язу белән бронза бюст куела, Советлар Союзы исеме бирү турындагы ССРБ Югары Советы Президиумы Указына бу хакта язма кертелә.
- Социалистик Хезмәт Геройлары закон нигезендә билгеләнгән ташламалардан файдаланалар. Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә «Социалистик Хезмәт Геройларына һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына социаль гарантияләр бирү турында» 1997 елның 9 гыйнварында кабул ителгән 5-ФЗ номерлы федераль закон гамәлдә кала.
- Социалистик Хезмәт Героеның «Урак һәм Чүкеч» алтын медале ССБР орденнары һәм медальләреннән өстәрәк сулъяк күкрәккә тагыла.
- Социалистик Хезмәт Героен әлеге исемнән мәхрүм итү бары тик ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән генә башкарыла.
Бүләкләнүчеләр турында мәгълүмат
Социалистик Хезмәт Герое исеменә 20 605 кеше[1] (башка мәгълүмат буенча, 21 560 кеше)[2] лаек була, шул исәптән 205 кеше аны ике тапкыр, 16 кеше өч тапкыр ала. Ким дигәндә 20 кешегә бу югары исем вафатыннан соң тапшырыла. 89 кеше төрле сәбәпләр буенча Социалистик Хезмәт Герое исеменнән мәхрүм ителә. 45 кешегә карата исемне тапшыру турындагы фәрманнар, нигезсез дип табылып, гамәлдән чыгарыла. Тагы 3 кеше икенче «Урак һәм Чүкеч» медаленнән мәхрүм ителә, ягъни ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое түгел, Социалистик Хезмәт Герое гына булып кала.
Татарстанда Социалистик Хезмәт Герое исеме 154 кешегә бирелгән[3].