Спартак Әхмәтов
Спартак Гали улы Әхмәтов ( рус. Спартак Галеевич Ахметов; 8 июнь 1949, Эстәрлебаш, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — совет һәм Россия дәүләт эшлеклесе. Стәрлетамак шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы (1992—2007).
Россия Федерациясе бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Регламент һәм эшне оештыру комитеты рәисе урынбасары (2007—2011). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы[1].
Тормыш юлы
Спартак Әхмәтов 1949 елның 8 июнендә Башкорт АССРының Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында туган[2].
1968 елда ССРБ Миннефтехимпромның Салават индустриаль техникумын тәмамлый.
1968 елдан 1970 елга кадәр Совет Армиясендә хәрби хезмәт үтә.
1970 еллар башында Стәрлебаш ВЛКСМ райкомының оештыру бүлеге мөдире була, ә 1972 елда Стәрлетамакка күчеп килә.
1972—1986 елларда «Стәрлетамакстрой» һәм «Востокнефтезаводмонтаж» трестларында инженерлык һәм җитәкче вазифаларда эшли. Бу трест Башкортстанның химия һәм нефтехимия предприятиеләрендә генә түгел, илнең башка төбәкләрендә дә төзелеш һәм җиһазлар монтажлау эшләре алып бара. Оренбургта, аның җитәкчелегендә, коллектив «Оренбурггазпром» кебек зур предприятиене төзи[3].
1979 елда Уфа дәүләт нефть техника университетын тәмамлый.
1986 елдан 1987 елга кадәр КПССның Стәрлетамак шәһәр комитетының икенче секретаре була.
1987 елның июлендә шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана.
1989 елда Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлый.
1992 елда Стәрлетамак хакимияте башлыгы итеп билгеләнә, шулай ук Башкортстан Дәүләт Җыелышының Вәкиллек Палатасы депутаты була.
2007 елның 2 декабрендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе күрсәткән кандидатларның федераль исемлеге составында бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.
2011 елда Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләре тәмамлангач, Башкортстан Республикасы Президенты киңәшчесе булып эшли[4].
2025 елның 1 мартында Стәрлетамак хакимияте башлыгы Эмиль Шәймарданов Әхмәтовка «Шәһәр алдындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшыра[5].
Гаиләсе
Хатыны 2021 елның июнендә вафат булды[6]. Улы һәм кызы бар.
Бүләкләре
- Дуслык ордены;
- «Хөрмәт Билгесе» ордены;
- Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе;
- Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе;
- Стәрлетамакның мактаулы гражданы (Стәрлетамак шәһәре шәһәр округы Советының 2007 елның 12 декабрендәге 4/30э номерлы карары белән бирелә)[7].
Искәрмәләр
- ↑ Ахметов Спартак Галеевич - фото, цитаты, биография. neftegaz.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2021. Архивировано из оригинала 8 июнь 2021 года.
- ↑ Ахметов Спартак Галеевич. 20 март 2026 тикшерелде.
- ↑ Фаяз Юмагузин. Спартак Ахметов - человек дела (5 Июня 2024). 20 март 2026 тикшерелде.
- ↑ Спартак Ахметов — человек дела. srgazeta.ru (5 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
- ↑ Эмиль Шаймарданов вручил награду Спартаку Ахметову. Газета "Стерлитамакский рабочий" (1 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2026.
- ↑ Ушла из жизни супруга экс-мэра Стерлитамака Спартака Ахметова. 20 март 2026 тикшерелде.
- ↑ Почетные граждане Стерлитамака. sovet.sterlitamakadm.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 24 май 2015 года.