Станислав Говорухин

Станисла́в Серге́й улы Говору́хин (рус. Станисла́в Серге́евич Говору́хин, 29 март 1936, Пермь өлкәсе Березники шәһәре — 14 июнь 2018, Барвиха[1]) — кинорежиссёр, сценарист.

Тәрҗемәи хәле

Казан университетының геология факультетын (1958), Бөтенсоюз кинематография институтының режиссёрлык факультетын (1966) тәмамлый. 1959—62 елларда Казан телевидение студиясендә мөхәррир. 1966-86 да Одесса нәфис фильмнар студиясендә куючы режиссёр, 1987—93 тә «Мосфильм» киностудиясендә. РФ Дәүләт Думасы депутаты (1993 елдан), 1996-99 да — РФ Дәүләт Думасында мәдәният комитеты рәисе, «Народовластие» группасының рәистәше. «Вертикаль» киностудиясе һәм «Гандвик» бәйсез телевидение студиясе директоры, кинематограф ветераннарын һәм кино мәктәпләре студентларын социаль яклау хәйрия фондын җитәкли.

Иҗаты

Ул төшергән нәфис фильмнар — «Вертикаль» (Б. В. Дуров белән берлектә, 1967), «Туган көн» («День ангела», 1969), «Ак шартлау» («Белый взрыв», 1970), «Робинзон Крузоның тормышы һәм гаҗәеп маҗаралары» («Жизнь и удивительные приключения Робинзона Крузо», 1973), «Контрабанда» (1975), «Өмет җиле» («Ветер надежды» (1978), «Очрашу урынын үзгәртеп булмый» («Место встречи изменить нельзя», 1979), «Том Сойер маҗаралары» («Приключения Тома Сойера», 1981), «Капитан Грант балалары» («Дети капитана Гранта», 1983), «Ворошилов укчысы» («Ворошиловский стрелок», 1999); публицистик фильмнар — «Болай яшәргә ярамый» («Так жить нельзя», 1990), «Без югалткан Россия» («Россия, которую мы потеряли», 1992), «Бөек криминаль революция» («Великая криминальная революция», 1993) һ.б. Күп кенә фильмнарының, шул исәптән документаль-публицистик фильмнарының сценарий авторы да була. Говорухин тудырган фильмнар Россия кино сәнгатенең мөһим өлеше буларак бәяләнә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре

  • Украина ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986).

Әсәрләре

  • Страна воров на дороге в светлое будущее. Нарва, 1994.

Әдәбият

  • Кино: Энцикл. словарь. М., 1986; Всемирный биографический энциклопедический словарь. М., 2000.

Чыганаклар

Искәрмәләр