Субтитрлар

Файл:Example of subtitles (Charade, 1963).jpg
Актёрлар сүзләре асъязулы текст белән кабатланган бер кинофильмның күренеше

Cубтитрлар яки асъязулар[чыганагы?] — видеорәте белән бара торган текст, гадәттә экранның аскы өлешендәге язулар күренешенә ия. Асъязулар чит ил фильмнарын һ.б. телепродуктларны тәрҗемә итү өчен файдаланыла. Оригинал телдәге асъязулар ишетү сәләте яхшы булмаган кешеләргә кинофильм яисә телепрограмманың эчтәлегенә төшенергә булыша.