Луций Корнелий Сулла
Лу́ций Корне́лий Су́лла Бәхетле (tat. lat. Lutsiy Korneliy Sulla, лат. Lucius Cornelius Sulla (Felix)) – Борынгы Рим дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, гаскәр башлыгы, Рим мәңге диктаторы, консул ( 88, 90 б.э.к.), канлы бастыруларны (проскрипцияләрне) оештыручы, дәүләт тәртипләрен яңартучы.
Тарихта беренче мәртәбә Рим ватандашы булып Мәңге Шәһәрне (Рим) ике тапкыр буйсындырган. Рәхимсез изүче булып Сулла үз теләге белән чиксез хакимлектән баш тарткан, шушы гадәтсез вакыйга тарихта калган.
Көрәш тарихы
Варварга каршы сугышлар
Сулла Нумидия патшасы Югурта каршы сугышта (Югурта сугышы) 111-105 б.э.к. алга чыккан. Сулла тевтоннар, кимврлар каршы сугышта, Берлектәш сугышында 90-88 б.э.к., Митридат каршы сугышта 89-84 б.э.к. (Митридат сугышлары) катнашкан.
Ватандашлар һәм Митридат сугышлары
Митридат сугышы вакытында 89-84 б.э.к. Сулла Рим шәһәрен буйсындырган, Марий якташларын үтерелгән, хакимиятне кол биләүче аксөякләренә тапшырган.
Соңрак Сулла Шәрекъкә юнәлгән һәм Афиналар шәһәрен 86 б.э.к. буйсындырган, шул елда Сулла Митридат VI Евпаторны җиңгән. 84 б.э.к. Митридат белән Солых килешүен имзалаган.
Сулла Рим шәһәрендә булмаганда Марий һәм Цинна якташлары яңадан Римда хакимиятне алган.
Бастырулар һәм террор
Сулла 83 б.э.к. Италиягә кайтып җиткән, үз сәяси дошманнарын тар-мар иткән һәм канлы диктатурасы урнаштырган. Сулла диктатурасы вакытында канлы бастырулар рәхимсез террор белән үткәрелгән.
Сулланың таянычы - бастырганнарның җирләрендә урнаштырган элекке легионерлар.
79 б.э.к. Сулла үз теләге белән хакимият вазыйфасын калдырган, ләкин сәясәткә үз йогынтысын саклаган.
78 б.э.к. аңламаган авырудан үлгән.
Ысул мирасчылары
Әдәбият
- Инар Ф. Сулла. — Ростов-на-Дону: Феникс, 1997.
- Короленков А. В., Смыков Е. В. Сулла. — М.: Молодая гвардия, 2007.
- Моммзен Т. Римская история. — Т. 2 (от битвы при Пидне до смерти Суллы). — М., 1937.
- Утченко С. Л. Древний Рим. События. Люди. Идеи. — М.: Наука, 1969.
- Утченко С. Л. Кризис и падение Римской республики. — М.: Наука, 1965.
- Carcopino J. Sylla ou la monarchie manquée. — Paris: L’Artisan du livre, 1931.
- Christ K. Sulla. Eine römische Karriere. — München: Beck, 2002.
- Hantos T. Res publica constituta: die Verfassung des Dictators Sulla. — Stuttgart: Franz Steiner Verlag, 1988.
- Keaveney A. Sulla, the last republican. — 2nd еd. — London — New York, 2005.
- Lanzani C. Lucio Cornelio Silla dittatore: storia di Roma negli anni 82-78 a.c. — Milano: tip. "Popolo d'Italia", 1936.
- Letzner W. Lucius Cornelius Sulla: Versuch einer Biographie. — Münster, 2000.
- Lovano M. The Age of Cinna: Crucible of Late Republican Rome. — Stuttgart, 2002.
- Marino R. Aspetti della politica interna di Silla. — Palermo: Presso l'Accademia, 1974.
- Santangelo F. Sulla, the elites and the empire: a study of Roman policies in Italy and the Greek east. — Leiden — Boston: Brill, 2007.
- Schur W. Das Zeitalter des Marius und Sulla. — Leipzig: Dieterich, 1942.
- Valgiglio E. Sulla e la crisi repubblicana. — Firenze: La Nuova Italia, 1956.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 L. Cornelius (392) L. f. P. n. Sulla Felix ('Epaphroditus') // Digital Prosopography of the Roman Republic (ингл.)
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Digital Prosopography of the Roman Republic (ингл.)
- ↑ Любкер Ф. Sullae (рус.) // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / под ред. Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга, Ф. Гельбке, П. В. Никитин, В. А. Канский, пер. А. Д. Вейсман, Ф. Гельбке, Л. А. Георгиевский, А. И. Давиденков, В. А. Канский, П. В. Никитин, И. А. Смирнов, Э. А. Верт, О. Ю. Клеменчич, Н. В. Рубинский — СПб.: Общество классической филологии и педагогики, 1885. — С. 1322—1324.
- ↑ Придик Е. Фауста, Корнелия (рус.) // Энциклопедический словарь — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1902. — Т. XXXV. — С. 377.