Гиперсылтама
Файл:Wiki-linking.png
MediaWiki сылтамаларының ничек эшләгәнен күрсәтүче рәсем
Файл:SRI ARC Engelbart Nov 1969.jpg
Дуглас Энгельбарт һәм аның SRI'дагы такымы, 1969
Гиперсылтама яки һиперсылтама[1] (ингл. hyperlink), яисә гади сылтама — санак белемендә, укучының турыдан туры мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге булган, яки аңарга автоматик рәвештә юнәлдерелгән искәрмә мәгълүматы.[2] Гиперсылтама тулы бер документка яки документ эчендәге махсус бер элементка ишарә итә. Гиперсылтамалар эчендә күрсәтелгән текстны гипертекст (һипертекст, ингл. hypertext) дип атыйлар.
Гиперсылтама тарихы
«Гиперсылтама» («һиперсылтама») термины Xanadu проекты (ингл.) башында 1965 (яки 1964) елда Тед Нельсон (ингл.) тарафыннан уйлап табылган иде.
Бер документ эчендәге төрле урыннарга сылтау өчен (1966) һәм аерым документлар эчендәге параграфларны бәйләү өчен (1968) гиперсылтама концепциясе беренче булып Дуглас Энгельбарт (ингл.) җитәкләгән (төп програмлаучы Джефф Рулифсон (ингл.) булган) такым булдырган иде.
Шулай ук карагыз
- Википедия:Эчке сылтамалар (искечә, кодлар куллану юлы)
Искәрмәләр
- ↑ https://www.azatliq.org/a/28982012.html
- ↑ Hyperlink. Merriam-Webster.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2012.
Өстәмә чыганаклар
- Weinreich, Harald; Hartmut Obendorf, Winfried Lamersdorf (2001). «The look of the link – concepts for the user interface of extended hyperlinks». DOI:10.1145/504216.504225. Проверено 2010-09-04.