Сөлекләр
Сөлекләр (лат. Hirudinea) — боҗралы суалчаннар ассыйныфы. Күпчелеге төче суда яши. Барлыгы 400—500 төр сөлек бар дип исәпләнә.
Сөлекләрнең тәннәре озынча, арка-корсак юнәлешендә бераз кысылган. Алгы һәм арткы очларында имгечләр бар. Параподияләре, төкләре яки саңаклары юк.
Гадәттә сөлекләр кан эчүчеләр булса да, аларның арасында чын паразитлар юк[2].
Медицинада медицина сөлеге еш кулланыла[3].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1999.
- ↑ Мои дорогие пиявочки, archived from the original on 2010-03-10, retrieved 2011-05-13
- ↑ Гирудотерапия, archived from the original on 2011-06-05, retrieved 2011-05-13
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |