ТР Балалар оешмалары советы
"Татарстáн Респýбликасы Балалáр оешмалар советы" регионáль иҗтимагый оешмасы яки кыскасы "ТР БОС" РИО (рус. Совет детских организаций РТ, кыскасы РОО "СДО РТ") — эшчәнлеге Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый хәрәкәтен координацияләүдән һәм активлаштырудан торган иҗтимагый берләшмә (табышсыз оешма).[1][2][3]
ТР I Яшь гражданнар форумы пленар утырышының катнашучылары карары буенча 2006 елның 6 октябрь көнендә булдырылган.[4]
Эшчәнлеге тасвирламасы
Оешманың төп максатлары:
- Татарстан Республикасы балаларын һәм яшүсмерләрен бердәм оешмага берләштерү, аларда югары шәхси һәм профессиональ сыйфатларны, нәтиҗәле эшләү сәләтен үстерү;
- Балалар һәм яшүсмерләр социаль-икътисади проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү, шул исәптән дәүләт хакимияте һәм идарә итү органнарына бирелгән проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү.
ТР Балалар оешмалары советы түбәндәге юнәлешләр буенча эшли:
- балалар спорты һәм туризмы;
- балалар эшмәкәрлеге һәм эшкә урнашуы;
- социаль яклау һәм волонтёрлык эшчәнлеге;
- патриотик тәрбия;
- балалар массакүләм мәгълүмат чаралары;
- мәдәният һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше;
- балаларны һәм яшьләрне хокукый яклау, мәгариф;
- экологик тәрбия.
ТР БОС составына Татарстанның бөтен муниципаль берәмлекләренең вәкилләре керә. Совет үзенә район, мәктәп ассоциацияләрен һәм оешмаларын кертә һәм бары Республика буенча 300 меңнән артык актив баланың кызыксынуларын тәкъдим итә.
Берләшмәнең төп чарасы – ТР Яшь гражданнар форумы. Анда БОСның киләчәктәге үсеше буенча әһәмиятле карарлар кабул ителә, районнардан һәм оешмалардан Совет әгъзалары, дирекция, рәис һәм башкарма комитеты сайланыла. Форум ике елга бер мәртәбә уза. Шул чараның катнашучылары БОС эшчәнлегеның бөтен юнәлешләре буенча проектлар төзиләр.
Өч айга бер мәртәбә Совет утырышы уздырыла. Шунда Совет әгъзалары һәм районнар активистлары катнашалар.
Оешмага Татарстан Хөкүмәтеннән ярдәм күрсәтелә. Берләшмә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы карамагында эшли.
"ТР БОС" РИО директоры − Согрина Екатерина Игорь кызы (2014 нче елдан алып).
Төп чаралары һәм проектлары
- ТР Яшь гражданнар форумы.
- «Детская Общественная Приёмная».
- "Лидер года"
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Совет детских организаций Татарстана | Семейный информационный портал (рус.). www.shambala-cat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2017. Архивировано 13 декабрь 2016 года.
- ↑ СОВЕТ ДЕТСКИХ ОБЩЕСТВЕННЫХ ОРГАНИЗАЦИЙ. nkort.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2017. Архивировано 24 апрель 2017 года.
- ↑ Реквизиты РОО "СДО РТ", Казань, и другая информация о компании на Rusprofile.ru (рус.). www.rusprofile.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2017.
- ↑ Правительство Республики Татарстан (рус.). prav.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2017.
Тышкы сылтамалар
- Устав Совета детских организаций РТ
- Сайт Министерства по делам молодёжи и спорту РТ 2017 елның 5 март көнендә архивланган.
- Группа организации в социальной сети "Вконтакте"
- Аккаунт в сети Instagram
- 2011 год - Директором СДО РТ избран координатор проектов фонда «Сэлэт», аспирант КФУ, ведущий специалист ЦИТ РТ Роберт Минегулов - ИА "Татар-информ"
- Со 2 по 4 марта 2015 года Совет детских организаций Республики Татарстан провёл смену «Курс на будущее»(үле сылтама) - Сайт молодёжного центра "Волга"
- Татарстан на Всероссийском конкурсе "Лидер XXI века" - ИА "Татар-информ"
- 5-летие СДО РТ - ИА "Татар-информ"
- VI Форум юных граждан РТ и 10-летие СДО РТ - ИА "Татар-информ"
- Представители Пестречинского района в составе СДО РТ [тат.]
- Волонтёры Победы Татарстана вступили в члены Совета Совета детских организаций Республики Татарстан 2018 елның 28 сентябрь көнендә архивланган.