Таймыр (күл)

Таймыр — Таймыр ярымутравындагы күл. Административ яктан Красноярск краеның Таймыр (Долган-Ненец) районына карый.

Мәйданы — 4560 км², бу Русиядә зурлык буенча бишенче күл һәм дөньяда иң төньяк эре күл. Иң зур тирәнлек — 26 м. Озынлыгы 250 км. Киңлеге берничә километрдан 80 километрга кадәр. Ярлары култык һәм култыкчалар белән ергаланып беткән.

Елда 3 ай дәвамында бозсыз була. Күлдә ала балык, моксыл, ялангач балык бар.