Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне
Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне (рус. День рабо́тников тексти́льной и лёгкой промы́шленности)— Россиядә ел саен июнь аеның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Максаты — җиңел сәнәгать эшчеләрен һәм ветераннарын котлау, сәнәгать тармагына керткән өлешләре һәм хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү.
Бәйрәм турында
Тарихы
Бу көн беренче тапкыр тарихка совет хөкүмәте вакытында рәсми тантана буларак кереп кала. 1980 елның 1 октябрендә Леонид Брежнев "Истәлекле һәм бәйрәм даталары турында"гы Указга кул куя[1]. ССРБ таркалганнан соң, ил сәнәгатендә авырлыклар күзәтелә, һәм бәйрәм вакытлыча онытылып тора.
Бу көнне кабаттан 2000 елда, РФ президенты Владимир Путин указы нигезендә торгызыла һәм бәйрәм ителә башлый. Рәсми документ нигезендә җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне июньнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә башлый[2].
Җиңел сәнәгать предприятиеләре үз ветераннары һәм хезмәткәрләре өчен бәйрәм табыннары, күңелле тематик кичәләр оештыра, шәһәр ярминкәләре, күргәзмәләр һәм мода күрсәтү чаралары уздырыла[3].
Россиядә текстиль һәм җиңел сәнәгать турында белешмә
Россиядә бүген 20 меңнән артык җиңел сәнәгать предприятиеләре эшли. Халыкара классификацияләү буенча җиңел сәнәгать 25 тармакны үз эченә ала: тегү һәм текстиль сәнәгате, күн җитештерү, аяк киеме тегү, трикотаж, ефәк, мех, химик һ.б. Россиядә эре текстиль һәм җиңел сәнәгать үзәкләре территориаль яктан түбәндәгечә бүленә[4]:
- Үзәк район. Тукыма җитештерү буенча төп район булып санала. Үзәге — Мәскәү һәм Иваново өлкәләре. Предприятиеләр шулай ук Владимир, Ярославль, Смоленск өлкәләрендә урнашкан.
- Төньяк-Көнбатыш район — текстиль производствосы киң таралган регион, төп үзәкләре — Санкт-Петербург, Псков, Великие Луки.
- Урал районы. Үзәкләре — Екатеринбург (җитен җитештерү предприятиеләре), Оренбург һәм Чайковский (ефәк җитештерү буенча).
- Идел—Нократ районы. Җиңел промышленность үзәкләре булып Түбән Новгород һәм Киров (җитен тукымалар), Чабаксар ш. (киҗе-мамык тукымалар) санала.
Татарстанда 2022 елгы статистика буенча 100 дән артык җиңел һәм текстиль сәнәгате предприятиесе эшли[5]. Алар башлыча Казан, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама, Алабуга, Арча, Мамадыш шәһәрләре, шәһәр тибындагы Кукмара п. урнашкан. Кечерәк предприятиеләр Бөгелмә, Менделеев, Лениногорск шәһәрләрендә, Алексеев, Спас, Менделеев, Балтач, Буа, Лаеш, Саба һ.б. районнарда бар[6].
Тарихи фактлар
- Ел саен дөньяда 80 млн тоннага якын текстиль сүс җитештерелә.
- Cтатистика буенча ир-атларга кием хатын-кызларга караганда озаграк хезмәт итә. Әгәр дә хатын-кызлар киеменең уртача гомер озынлыгы 3 яшь булса, ир-атларныкы — 6 ел.
- Беренче аяк һәм өс киеме хайван тиресеннән эшләнгән.
- Кеше уйлап тапкан беренче кием — бот өстеннән бәйләү, икенчесе — итәк.
- Әрмәнстанда 5 мең ел элек эшләнгән иң борынгы аяк киеме табылган. Өстәвенә, ул әрмән авылларында яшәгән кешеләрнең аяк киеменнән аерылмый да диярлек.
- Борынгы кешеләрнең билгеле бер мода тенденцияләренә иярүенә дәлил табылган. Мәсәлән, археологик эзләнүләр вакытында мамонт сөякләре белән бизәлгән йон комбинезоннар табыла.
- Урта гасырларда кешенең җәмгыятьтәге урынын киеменең төсенә карап билгеләп булган: бай катлау кешеләре кызыл төстәге якты киемнәр киеп йөргәннәр, ярлылар соры төскә киенгәннәр, сәүдәгәрләр яшел төскә өстенлек биргәннәр.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 11 июня — День работников легкой промышленности: история и традиции. Известия (13 июнь 2023).
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 17.06.2000 г. № 1111 (17 июнь 2000).
- ↑ День работников легкой промышленности в 2024 году: история и традиции праздника.
- ↑ Саргсян Ж.А. Оценка общего состояния легкой промышленности в России.
- ↑ В Татарстане появится кластер предприятий легкой промышленности.
- ↑ Җиңел сәнәгать.