Тенгиз Абуладзе
Тенгиз Абуладзе (31 гыйнвар 1924 — 6 март 1994) — гөрҗи кино режиссеры, ССРБ халык артисты (1980). «Грузия-фильм» студиясендә эшләгән. 15 кә якын докуменаталь һәм нәфис филмнең режиссеры. Ленин премиясе лауреаты (1988). 1987 елда төшерелгән «Тәүбә» филме Канн кино фестиваленең Гран-приенә, Чикаго кино фестиваленең махсус призына һәм башка бүләкләргә лаек булган.