Терминология

Терминология — терминнарны һәм аларның кулланылышын өйрәнүче фән. Шул ук вакытта, кешеләрнең берәр эшчәнлек тармагындагы барлык терминнарның берлеген дә терминология термины белән билгелиләр (мәсъәлән, сәяси терминология — сәясәт өлкәсендәге барлык терминнарның берлеге).

Башка әйберләр арасында, терминология фәне терминнарның барлыкка килүләрен һәм берәр мәдәният эчендә аларның бер-берсе белән барлыкка килгән элемтә/мөнәссәбәтләрен өйрәнә. Сүзләрне һәм аларның мәгънәләрен өйрәнүче лексикологиядән аермалы буларак, терминология төшенчәләрне, концептуаль системаларны һәм аларны билгеләүче тамгаларны (терминнарны) өйрәнә.

Фәнни эшчәнлек

Терминология фәненең эшчәнлеге гадәттә астагы аспектлардан тора:

Терминологның максаты категорияләргә аерылган терминнар берлегенең киңлеген һәм сыйфатын үстерү. Техник тармаклар һәм стандартлаштыру институтлары үз терминологик сүзлекләрне булдыралар.

Шулай ук карагыз

Чыганак

  • Википедияның инглиз телле бүлеге