Тимерҗан Кәлимуллин
Тимерҗан Кәлимуллин – танылган көрәшче, классик көрәш буенча халыкара дәрәҗәле спорт остасы, Европа чемпионы (1986), Дөнья кубогы иясе (1985), дөнья чемпионатының көмеш призеры (1986).
Тәрҗемәи хәле
Тимерҗан Мидхәт улы Кәлимуллин 1961 елны Омски шәһәрендә туган.
1978, 1979 һәм 1981 елларда яшьләр арасында СССР беренчелегендә җиңүче.
1986 елда Омск физкультура институтын тәмамлый. «Динамо» өлкә советында, өлкә физик культура һәм спорт комитетында инструктор булып эшли.
1990 елларда Омски өлкәсенең грек-рим көрәше федерацисен җитәкли.
2004 елдан – № 19 балалар-яшьләр мәктәбендә тренер булып эшли. Татарча көрәш Федерациясенең президиум әгъзасы.
2016 елның 24 июлендә, 55 яшендә Омскида вафат була.