Тим Бертон
Ти́моти Уи́льям Бертон (ингл. Timothy William Burton), яки ешрак кулланылган исеме Тим Бертон (ингл. Tim Burton) — АКШ кинорежиссёры, мультипликатор һәм язучы, күренекле эксцентрик һәм эстет. Күбесенчә кара юмор һәм макабр элементларына нигезләнгән заманча фильмнар остасы булып танылды. Рәссам Дэниэла Бертонның абыйсы.
Тәрҗемәи хәле
Тимоти Уильям Бертон Билл һәм Джин Бертон гаиләсендә беренче бала булды. Аның гаиләсе зур булмаган Cats Plus һәдияләр кибетен тотты. Бертонның балачак йорты хәзер дә сакланган. Соңрак Тим Бертон туган шәһәрен ничек күргәнен «Эдвард — кайчы-куллар» фильмында сурәтләде.
1976 елда, мәктәпне тәмамлагач, ул Калифорния сәнгать институтына кабул ителә. Шушы вакытта инде кыскаметражлы фильмнар белән мавыга.
1979 елдан Тим Бертон Дисней студиясендә аниматор булып эшли башлый. Берничә тапкыр эшләт куып чыгарылган һәм кире кабул ителгән иде. Аның беренче җитди эше — 1978 елгы «Балдаклар Хөкемдары» мультфильмына төс бирү иде. Соңрак ул дуслары белән беренче фильмын төшерә.
Сылтамалар
- Тим Бертон [ингл.] Internet Movie Database сайтында
- ↑ Museum of Modern Art online collection (ингл.)
- ↑ http://www.elmundo.es/especiales/2012/cultura/tim-burton/trayectoria.html
- ↑ 1 2 Kindred Britain
- ↑ Burton, Timothy (Tim) William // Who's Who in Animated Cartoon (ингл.): An International Guide to Film and Television's Award-Winning and Legendary Animators — New York: Hal Leonard LLC, 2006. — ISBN 978-1-55783-671-7
- ↑ 1 2 de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.
- ↑ 1 2 Lundy D. R. Timothy Burton // The Peerage (ингл.)