Тузганак
Файл:TaraxacumOfficinaleSeed.JPG
Орлыклары җитешеп өлгергән тузганак
Тузганак (лат. Taráxacum) — Кашкарыйлылар гаиләсенә кергән күпеллык үлән ыруы.
Тузганакның яшь яфраклары һәм тамыры файдалы. Яфрак ларында тараксацин дип аталган матдә бар. Бу матдә остеоартроз авыруы булганда ярдәм итә. Аерым алганда, сеңерле тукыма ясалуга һәм синовиаль сыекча сыйфатын яхшыртуга китерә. Буын сеңерен туендыра һәм майлый.
Тузганакның яшь яфракларын остеоартроз авыруы булганда, ашаганчы көненә 2 аш кашыгы кабул итәргә киңәш ителә.
Үсемлекнең тамырларын холецистит, гастрит, гепатит, хроник рәвештә эч кибеп торганда кулланалар. Барлык санап киткән очракларда 2 аш кашыгы чи яки 1 аш кашыгы кипкән тамырларына 1 стакан кайнар су салып, 10 минут сүрән утта тотыгыз. 2 сәгать торганнан соң, сөзеп сыгыгыз. Аннан беренче күләменә кадәр җитәрлек итеп кайнаган су өстәгез. Ашарга ярты сәгать кала, көненә 3 тапкыр җылы килеш 1/4 стакан эчегез.
Йөрәкнең җиткелекле эшләмәве, нервлар йончу күзәтелгәндә — 2 аш кашыгы чи яки 1 аш кашыгы кипкән тамырларга 1 стакан кайнар су салып, сүрән утта 15 минут тотыгыз. 1 сәгатьтән сөзеп, сыгыгыз. Элекке күләменә кадәр кайнаган су өстәгез. Көненә 5 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 2 аш кашыгы кабул итегез.
Атеросклероз һәм канда холестерин күп булганда ашарга ярты сәгать кала, көненә 3 тапкыр порошок итеп уылган тамырны 1 чәй кашыгы күләмендә су белән эчәргә кирәк.
Төрләре
- Кайбер төрләре
- Taraxacum alaskanum
- Taraxacum albidum
- Taraxacum borealisinense
- Taraxacum californicum
- Taraxacum ceratophorum
- Taraxacum collinum
- Taraxacum dissectum
- Taraxacum hybernum - Көзге тузганак, яки Крым-сагыз
- Taraxacum glabrum
- Taraxacum japonicum
- Taraxacum kok-saghyz - Кок-сагыз
- Taraxacum leueoglossum - Ак телле тузганак, яки Турьемыс тузганагы
- Taraxacum megalorrhizon
- Taraxacum mongolicum
- Taraxacum officinale - Дарулыклы тузганак, аптека тузганагы, яки гади тузганак
- Taraxacum yatsugatakense
Искәрмәләр
- ↑ Вебер Г. Г., Виггерс Ф. Г. Primitiae Florae Holsaticae
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052