Тупак Шәкүр

Тупак Амару Шәкүр (ингл. Tupac Amaru Shakur) — АКШ рэперы, киноактер, җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1971 елның 16 июнендә АКШның Нью-Йорк шәһәрендә дөньяга килә.

Аның альбомнары дөнья буйлап 75 миллион данә сатылган. Ул җырларында актуаль социаль мәсьәләләр күтәрергә тырыша. Мәсәлән, фәкыйрьлек, расизм, наркомания һәм эчкечелек темалары легендар рэперның иҗатында зур урын алган.

1996 елда билгесез кешеләр рэпер утырган машинаны утка тота. Тупакка дүрт пуля тия, шуларның берсе уң як үпкәне тишеп чыга. Урынга килгән табиблар аны хастаханәгә илтә, ләкин анда Тупак Шәкүрне саклап кала алмыйлар. Ул 25 яшендә җәрәхәтләреннән дөнья куя.

Чыганаклар

  1. Find a Grave (ингл.) — 1996.
  2. BlackPast.org (ингл.) — 2004.